Виктория җиләкләреннән тәмле десерт 🍓🍓🍓 Кирәк: 🍓Виктория җиләкләре - 300 г 🍓Шикәр комы - 100 г 🍓Лимон согы - 1 аш ка
Кирәк:
🍓Виктория җиләкләре - 300 г
🍓Шикәр комы - 100 г
🍓Лимон согы - 1 аш калагы
🍓Әчтерхан чикләвеге - 50 г
🍓Ак май - 30 г
🍓33%лы сливки - 150 мл
🍓Бал - 1 аш кашыгы
🍓Ванилин
🍓Бизәү өчен мята
Әзерлибез:
1. Виктория җиләкләрен яхшылап юабыз һәм киптерәбез.
2. Тирән табада яки тимер савытта майны эретәбез, шунда җиләкләрне, шикәр комын, лимон согын һәм ванилин өстибез. Уртача утта 5-7 минут пешерәбез, җиләкләр бераз җепшеп, сироп куерсын.
3. Әчтерхан чикләвеген коры табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
4. Сливкины бал белән җиңелчә күпертәбез.
5. Җиләкләрне стаканнарга яки креманкага салабыз, өстенә салкын кремны салып, чикләвек сибәбез һәм мята белән бизибез.
Тәмле булсын!😋
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса, 🩷🩷🩷куярга онытмагыз