Суп-пюре из белых грибов: пошаговый рецепт
ФОТОда📸үзебез узган ел җыйган гөмбәләр
Яңгырлар булды, көннәр дә җылынып китсә☀️баш калкытырлар иде инде
Ак гөмбәләр белән аш~пюре 🍲👍 рецептын куям
Кирәк:
- 300 г свежий ак гөмбәләр (катырылганы да ярый)
- 1 уртача зурлыктагы суган
- 2-3 теш сарымсак
- 2 уртача зурлыктагы бәрәңге
- 500 мл яшелчә яки тавык бульоны
- 100 мл 30%лы сливки
- 2 аш кашыгы зәйтүн мае
- Тәменчә тоз һәм борыч
- Бизәү өчен яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп)
Әзерлибез:
1️⃣Ак гөмбәләрне 25 минут суда пешереп алабыз. Гөмбәләрне турыйбыз. Суганны һәм сарымсакны чистартабыз һәм ваклыйбыз. Бәрәңгене дә кабыгыннан арындырып, шакмаклап турыйбыз.
2️⃣Табада уртача утта зәйтүн маен җылытабыз. Әлеге майга суган һәм сарымсакны салып, 3-4 минут алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Аннан соң шунда ук ак гөмбәләрне өстибез һәм 10 минут чамасы кыздырабыз.Тирән кәстрүлгә бушатабыз.
3️⃣Туралган бәрәңгеләрне өстәп, өстенә бульон агызабыз. Уртача утта бәрәңге йомшарганчы, 20-25 минут пешерәбез.
4️⃣Ашны уттан алабыз. Блендер ярдәмендә, аш пюре хәленә килгәнче, изәбез.Әгәр аш артык куе булса, бульон өстибез.
5️⃣Ашны кабат утка куеп, сливки өстибез, тәменчә тоз һәм борыч салабыз. Кайнап чыккач, 5 минут пешереп алабыз.
6️⃣Аш-пюрены тәлинкәләргә салабыз һәм яшеллек белән бизибез.
ТӘМЛЕ БУЛСЫН!🍲😋
Саклап куегыз❤️