Варенье ассорти из черной и красной смородины с грецкими орехами
АССОРТИ🍇
Узган ел ике порция ясадым😋
КИРӘК:
🟣Кара карлыган -500 грамм
🟣Кызыл карлыган -500 грамм
🟣Вакланган әчтерхан чикләвеге – 2 стакан
🟣Шикәр комы – 1,5 кг
🟣Су – 1 стакан
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
🌸Карлыганнарны чистартабыз, яхшылап юабыз. Тирән кәстрүлгә бушатабыз.
🌸Әчтерхан чикләвеген кайнар суда берничә тапкыр юып, духовкада киптереп алабыз, пычак белән ваклыйбыз.
🌸Шунда ук бер стакан су салып, әкрен утта карлыганнар йомшарганчы пешерәбез.
🌸Әзер җиләкләрне дуршлаг аша үткәрәбез.
🌸Карлыганнардан калган “жмых”ны кечкенә савытларга салып, кышка катырып куябыз.
🌸Карлыганнар пюресына шикәр комы салып, әчтерхан чикләвеге өстәп, яхшылап болгатабыз һәм талгын утта кайнау хәленә җиткерәбез.
🌸Масса кайнап чыккач, әкрен утта 1 сәгать пешерәбез.
🌸Сүндереп, бер стакан тирәсе шикәр комы салып, болгатып куябыз.
Бик куе һәм тәмле кайнатма 🫐🫐 килеп чыга
💙Ясамый калмагыз,дуслар
Саклап куегыз📌
Рецептны ошатсагыз, берәр ❤️❤️❤️ басарсыз әле