Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
12 505 подписчиков · @Raizar1813
К каналу →
Сорап язучылар өчен кабатлап куеп үтәм⬇️ КАРЛЫГАН вареньесы 9 штук 700г-лы, 1 - 2 литрлы банка варенье чыкты✅ КИРӘК: 🍇6 стакан су 🍇Шикәр комы ~ 10 стакан + 15 стакан 🍇Карлы…
Читать далее →
6 965
Реклама
Варенье темасын дәвам итеп...😄
Читать далее →
6 434

Ләйлә Дәүләтова шигыре: бәхетне күрә белү серләре

Ягымлы иртәләр телибез сезгә☀️🌸🌿

Ләйлә Дәүләтованың шушы бик мәгънәле иҗат җимеше белән башлап җибәрәбез бүгенге көнне🔥ахырына кадәр укып бетерегез, уйландыра торган шигырь...

Көннәр, төннәр буе тыңласа да,
чыпчык былбыл телен оталмый,
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,
начарлыкны гына оныталмый.☝
Дус-ишләрем минем бик күп дисең,
сынап кара берәр аның көчен,
Акча яки ярдәм сорап кара,
дуслыгыңа бәя белер өчен.
Бераз биеккәрәк менә калсаң,
дус-туганнар арта тагын да,
Бертуктаусыз сөйли башлый алар,
сине яратуы хакында.
Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен,
юкса һәрбер кеше — тик йомычка,
Ярдәм итәм дигән кешеләр дә,
яхшылыкны эшли тик бурычка.
Син үзеңә читтән карап кара,
нинди икәнлегең күрерсең,
Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач,
чын бәяңне шундук белерсең.
Чын бәхетне күрә белер өчен,
бик бәхетсез булып карау кирәк,
Бәхет — сәламәтлек дияр өчен,
бик куркыныч чирләп карау кирәк.🙏
Акча — бәхет түгел дияр идем,
әгәр миллионнарым ташып торса,
Башкалардан көнләшмәскә була,
һәр хыялың чынга ашып торса.
Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип
әйбер җыеп кеше шашына,
Авыр эшләр түгел, көнләшу һәм
нәфсе җитә адәм башына.
Өйдә шундый рәхәт булсын өчен,
ни барысы якты йөз кирәк.
Хәзер һәм кешенең бөтен нәрсәсе бар,
күңел тынычлыгы бик сирәк.
Тимер-таштан түгел, сөю-наздан
җылы йомшак оя үрә бел,
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
булган бәхетеңне күрә бел.
Бик яратам диеп өзгәләнмә,
ашыкма күз яшең кояр өчен,
Сине яратканга карау кирәк,
мәхәббәттә бәхет тояр өчен.
Яраталар дип тә бик мактанма,
синең арттан килә башка ярлар,
Яз җитүгә башка чәчәк чыга,
кыш җитүгә ява яңа карлар.
Бик баедым диеп шапырынма,
кереп карыйк бергә мунчага,
Синең пычракларны юар өчен,
кирәк бик күп сабын, мунчала.
Мин — хәерче диеп мескенләнмә,
йөреп торган чакта аяк-кулың,
Әти нишләр диеп карап тора
сине кабатлаучы кызың, улың.
Яхшы әти мин дип бик мактанма,
әйбер алып биреп үз балаңа,
Санагыннан(компьютердан) тартып ала калсаң,
акыл өйрәт бераз син аңарга.
Мин иргә баш диеп мәнсезләнмә,
бу горурлык түгел, монысы оят,
Чит-ярларга күз салмасын дисәң,
син иреңне үзең назлап уят.
Хатын начар диеп әйтмә абзый,
син бит аны үзең алган сайлап,
Йә аерым, йә яхшылап яшә,
баш булырга өйрән үзең җайлап.
Ялгыз калсаң әгәр бик кайгырма,
сөйгән ярың булса, булсын шатлык,
Елый-елый парлап яшәгәнче,
үзең генә булу — мең кат артык.
Кеше ни әйтер дип бик кайгырма,
ул сөйли дә, китә, син каласың,
Үз фикерең булмаган да гына,
кеше сүзен чынга ала аласың.
Алда ни көтә дип бик кайгырма,
артык борчылма, ул кулай булыр,
Кыштан соң яз килми калганы юк,
Ходай ничек язса, шулай булыр.
Кайгы килде диеп бик кайгырма,
ул үтмәс күк кенә тоела,
Кояш ☀️чыгар алдыннан да башта
жиргә шаулап яңгыр коела.
Шатлык килде диеп бик шатланма,
башың әйләнмәсен бәхеттән
Биек менгән чакта онытма син,
төшәсеңне бер көн тәхеттән...

🙏🙏🙏
Чәй янына РУЛЕТ әзер Бисквит камыры⤵️ https://max.ru/Raizar1813/AZ14GKInFRU Рулет өчен бисквит ясау (тулы видеорецепт)⤵️ https://max.ru/Raizar1813/AZ14CFldOFo (бу👆ссылкалар аш…
Читать далее →
6 895
Файдалы рекомендация калдырыйм әле үзегезгә. Тыңлап карагыз, дуслар!👋
Читать далее →
6 457
Другие главы канала «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 07.08.2026
Сер итеп кенә әйтегез әле:🤗 бәхетле мизгелләр кичердегезме бүген, дуслар❔ Өлгерм…
👁 2 113 просмотров
Глава от 07.08.2026
Дуслар, бүген сезне күпләр яратып карап барган, "МИН - ХАТЫН КЫЗ" каналы белән т…
👁 2 008 просмотров
Глава от 07.08.2026
ШӘП ТАШЛАМА 🔥🔥🔥 Бер тәүлек (24 сәгать) эчендә ТОРТЛАР курсы алучыларга + заман…
👁 2 413 просмотров
Глава от 07.08.2026
Кызындык, каралдык. Танымассыз микән❔🤗 P.S. Фотолар истәлеккә калсын әле📸
👁 3 150 просмотров
Глава от 07.08.2026
🍅Кышка (вяленые) киптерелгән помидорлар🍅 (Рецепт белән икетуган сеңлем бүлеште❤️…
👁 2 919 просмотров
Глава от 07.08.2026
ФИННАРЧА КЫЯРЛАР🥒 Озаклап, мәшәкатьләнеп торасыгыз килмәгәндә, кыяр ябу өчен шуш…
👁 3 070 просмотров
Глава от 07.08.2026
Ял буенча барлык сорауларга видеоларда җавап калдырам, дуслар👋
👁 2 924 просмотров
Глава от 07.08.2026
Иске күлгә су коенырга килдек. Диңгезгә тиң.🌊Бөтен уңайлыклар тудырылган, бик ош…
👁 3 043 просмотров
Глава от 07.08.2026
Туйганчы водопадлар янында фотога төшкәч, пыяла күпергә юнәлдек.🤭👍 Зәринә белән …
👁 2 992 просмотров

Популярные посты канала «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует»

Юлга чыга торыгыз, 🚗😂бөтен Рәсәйгә җитәрлек булдылар. Ике порция камырдан ничәү чыкты дип уйлыйсыз, дуслар❔ 1нче фотодан гына саныйсы‼️
👁 28 426 просмотров
Авылда узган матур кичәдә сыйныфташларым белән укытучыларыбызга 💐багышлап җыр бүләк иткән идек. Сезнең хозурга куеп үтим әле📸Таныдыгызмы соң…
👁 28 255 просмотров
Яңа көн белән! Яңа атна белән!🌹 Уңышлы булсын эшләрегез, үз җаена барсын тормышларыбыз! Барыбыз да исән~имин булыйк!🤲 Балаларыбыз иманлы, и…
👁 27 981 просмотров
Шушы вырубка ярдәмендә бик җайлы гына кисәсен кисәбез.🍩🥯 Валбериста камыр һәм мастика өчен вырубка дип эзләгез.
👁 27 817 просмотров
Кызарышып киләләр😋👍
👁 27 736 просмотров
Айгүзәлебездән бик тәмле кишер пирогы, күрдегезме❔ Шундый тәмле, саклап куегыз🔗 РЕЦЕПТ МОНДА 🥮🥕 (Бу 👆язуга бассагыз, күренә)
👁 27 688 просмотров
Ике порция камыр монда, бик күп чыгар🙏
👁 27 576 просмотров
ПОНЧИКЛАРНЫ бизәү өчен шоколадны болай әзерләдем⤵️ Шоколад ~ 180 г (миндә кондитерский SICAO) Көнбагыш мае ~ 25-30 г Төрле төсле посыпки✨ …
👁 27 570 просмотров
ПОНЧИКЛАР 🥯🍩 Ике порция камыр өчен бу. Барлыгы 59🔥пончик чыкты Ачыткы (опара)⤵️ Җылы сөт ~ 500 г Коры чүпрә ~ 19 г Шикәр комы ~ 180 г Он ~…
👁 27 437 просмотров
Уйларыбызны иртәнгә кадәр иркенгә җибәрик... Тәмле төшләр!🌙
👁 27 419 просмотров
Узган ел туганыбызның бакчасында агач~куакларны🌳 менә шундый бөҗәкләр 🦟сырып алган иде. "Берни дә булышмый", дип бик аптыраганнар иде. Ни б…
👁 27 407 просмотров
Бәйрәм 🎉 табынына матурлап кисеп кую өчен җиләк~ җимеш тәлинкәләреннән подборка сезгә Интернет челтәреннән алынды 📲 Файдалы булса❤️
👁 27 287 просмотров
🦷✨Килешерсез, дуслар, без үз бурычын чыннан да яхшы үти торган теш пастасын алырга тырышабыз, тешләргә зыян килмиме, дип тә борчылабыз ❔ Ү…
👁 27 226 просмотров
🥟Ветчина һәм сырлы конвертлар🥟 Үзләре матур, үзләре телеңне йотарлык👍 Рецепт ошаса💚💚💚 Камыр өчен: ✅400 мл сөт ✅2 чәй калагы шикәр комы ✅…
👁 27 193 просмотров
Кичке аш Зәринәмнән❤️бүген. "Әни, ял ит, үзем", - диде. Сөбханалла, исән-сау, озын гомерле булсыннар берүк🙏🙏🙏
👁 27 134 просмотров
Тыныч йокылар🌙
👁 27 061 просмотров
Хәерле иртә, хәерле көн телибез сезгә, дуслар!🥰 Шатлык белән үтсен көнегез! Язгы кояш кебек бар Галәмгә Бәхет нуры чәчсен йөзегез!☀️ Юлыгызд…
👁 27 013 просмотров
Бүгенге көнгә илһам һәм позитив 😍👍 алыр өчен шушы видеоны калдырыйм әле сезгә дә. Матур бит❔ 🤩искиткеч 🙃эшсезләр мавыгуы Кемнәр ахырынача …
👁 26 942 просмотров
Иртәгә Кадер киче түгел, эш күп, киттем...Таралышмый торыгыз😘
👁 26 924 просмотров
Хәерле иртәләр!🥰 Һәр көнемә чиксез рәхмәтлемен, Иртәләрем һәрчак кояшлы.☀️ Иң мөһиме күңел күкләремнең, Сүрелмәсен иде кояшы. Гомер бит ул…
👁 26 909 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@min2ru
Кухня наизнанку
Авторский канал! Рецепты без правил. Удобная навигация!
👥 451 799 · +8 537/7д
@odezhda_stil_moda
Рецепты
Рецепты Сотрудничество: https://iimax.ru/serejka63 ТГ ин: https://telega.in/m/odezhda_stil_moda
👥 312 397 · -30/7д
@HcDKTwlaBnIyNzgy
Аэрогриль | Рецепты
По рекламе: https://clck.ru/3RGrgz Рецепты аэрогриль, аэро, аэрогриля, грильница, гриль, духовка, еда, кухня, вкусные, домашние, простые, быстрые, блюда на каждый день,…
👥 268 843
@zagotovki_varenya
🥗 Рецепты
рецепты Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/PeFqxP9a https://vk.cc/cRUO6P
👥 251 586 · -857/7д
@awwos
Женский журнал
Приглашаем в наш уютный уголок женского счастья По вопросам рекламы: https://clck.ru/3RkgiR Купить рекламу: https://telega.in/m/awwos
👥 212 370 · +6 021/7д
@margaritasimonyan
Маргарита Симоньян
Этот блог — о работе и политике.
👥 207 345 · +2 050/7д
🏷 Темы и теги
#татарская кухня #домашняя выпечка #рецепты тортов #кексы и пироги #кулинарный блог #рецепты на татарском #Кулинария
📋 О канале Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
Сотрудничество ➡️ https://max.ru/u/f9LHodD0cOKB4HkB1WX2PbpwbhxY3oM_QLZCkZs-QYNqzdlIwet5FCVbjlA

Номер заявления 7358076077
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 14,128,118 постам из 202,491 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.