Пост канала «Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует» от 06.07.2026
Үзебез ел саен күпләп ясый торган икра рецебын калдырам😋
Болай ашарга да әйтеп бетергесез тәмле.😋Эч катудан интегүчеләр өчен дә файдалы булыр
КИРӘК:
✔️Чөгендер – 4 кг
✔️Помидор – 3 кг
✔️Баллы борыч – 0,5 кг
✔️Суган – 0,5 кг
✔️Сарымсак – 200 г
✔️Көнбагыш мае – 0,5 л
✔️9%-лы уксус – 200 мл
✔️Шикәр комы – 200 г
✔️Яшеллек – 1 бәйләм
✔️Тоз һәм борыч – тәменчә (ризык суынгач, тозы чыгынкырак була)
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
✅Чөгендерне кыргычтан үткәрәбез, помидорларны мясорубкадан чыгарабыз.
✅Болгар борычы, суган, сарымсак, яшеллекне вак итеп турыйбыз.
✅Барысын бергә болгатып, көнбагыш мае өстибез һәм әкрен утта 1 сәгать пешерәбез (ара-тирә болгатып торырга онытмыйбыз!).
✅Әзер булырга 10-15 минут кала тоз, борыч, шикәр комы, уксус өстибез.
✅Икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз.
Берничә порция ясап куегыз, тиз бетә👋
Саклап куегыз!
Рецепт ошаса❣️