ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ📝 Авылда бер карт яшәгән. Ул дөньядагы иң бәхетсез кешеләрнең берсе икән. Бөтен авыл кешесе аннан читләш
Авылда бер карт яшәгән. Ул дөньядагы иң бәхетсез кешеләрнең берсе икән. Бөтен авыл кешесе аннан читләшкән, чөнки ул һәрвакыт караңгы чырайлы, зарлана торган һәм начар кәефле булган.
Озаграк яшәгән саен, аның үте көчәйгәннән-көчәя, сүзләре дә агулырак була барган. Юлда күренсә, кешеләр бу карттан качкан, чөнки аның бәхетсезлеге тора-бара йогышлыга әйләнгән. Аның янында бәхетле, яхшы кәефтә булу мөмкин әйбер булмаган.😔
Ләкин 80 яше тулуга, кешеләрне гаҗәпләндерерлек хәл булган.
"Карт бәхетле бүген, елмая, йөзе нур чәчә, нилектән икән❔",- дип аптыраганнар тирә-юньдәгеләр.
Бөтен авыл халкы аның янына җыелып, "ни булды сиңа❓" дип сораганнар.
"Искитәрлек берни дә юк. Сиксән ел буе бәхет артыннан кудым, файдасы булмады. Һәм шул вакытта мин һәр туган көнгә шатланырга, тормыштан ямь табып яшәргә кирәклеген аңладым. Менә ни өчен мин хәзер бәхетле »,- дигән ул.
Хикәянең мәгънәсенә төшендегезме, дуслар ❔🥰