Карлыганнан ДЖЕМ 🍇 Бик тәмле, әчкелтем джем ясыйбыз. Кирәк⬇️ Карлыган - 1,5 кг Шикәр комы - 600 г Су - 1 стакан (150-2
Бик тәмле, әчкелтем джем ясыйбыз.
Кирәк⬇️
Карлыган - 1,5 кг
Шикәр комы - 600 г
Су - 1 стакан (150-200 г)
👋Үземнең очракта 4 кг карлыганга 1 кг 600 г шикәр комы, 2 стаканнан әз генә арттырып су салдым
Әзерләү:
✅Кәстрүлгә карлыган һәм су салып, газ өстенә утыртабыз
✅Кайнап чыккач, 10 минут пешерәбез
✅Погружной блендер белән изгәлибез
✅Әзер массага шикәр комы салып, тагын газ өстенә куябыз.
✅Кайнап чыккач, 20 минут пешерәбез
✅Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз
Тәмле булсын☕️
Искәртмә: кайнату вакыты барлыгы 30-35 минут. 8 банка джем чыкты🤩