✔️Видео архивтан алынды Әни❤️чиядән нык тәмле варенье ясаган иде узган ел, чәй эчеп туя алмадык Рецепт калдырам⬇️ 🍒ЧИ
Әни❤️чиядән нык тәмле варенье ясаган иде узган ел, чәй эчеп туя алмадык
Рецепт калдырам⬇️
🍒ЧИЯ ВАРЕНЬЕСЫ🍒
✅1 стакан су кайнатып, шуңа салдым 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салган. Кайнатып чыгарган.
✅Тагын салган 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы һәм кайнатып чыгарган. Шулай итеп 9 тапкыр кабатлаган. 9 стакан чия белән. Соңгы тапкыр кайнатып чыгарганнан соң,
өстәмә 15 минут кайнаткан.
Сүндереп шушы массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатып куйган👍
Бик куе һәм тәмле варенье килеп чыккан🍒
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
"Мәрьям Миңнегулова рецепты буенча ясадым", ~ диде әни💜
Саклап куегыз📌