Әнидән❤️ тушенка рецебы калдырыйк әле, дуслар!
Күркә (тавык) итеннән тушенка🙌
Кирәк:
☑️3 килограмм туралган күркә (тавык) ите
☑️7,5 чәй калагы тоз
☑️6-7 данә дәфнә яфрагы
☑️15 данә түгәрәк кара борыч
Эш барышы:
✅700 граммлы банкаларны стерильләштерәбез.Калай капкачларны кайнар суга салып куябыз.
✅Күркә (тавык) итен сөягеннән аерабыз да, яхшылап юабыз, зур-зур шакмакларга турыйбыз, тире өлешен кертмибез. ✅Әзер итне тирән савытка салып, тоз, борыч, берничә кисәккә вакланган дәфнә яфрагы кушып болгатабыз.
✅Итне банкаларга тыгызлап тутырабыз, резин өлешен алып, калай капкач белән капкачлыйбыз. ✅Банкаларны салкын духовкага куеп, кабызабыз да, 150 градуска кадәр кыздырабыз һәм 4 сәгатькә пешерергә куябыз.
✅Банкадагы ит кайный башлагач, агып чыккан шулпа көймәсен өчен духовканың аскы өлешенә калай савыт белән су куябыз.
✅Күркә (тавык) тушенкасы әзер булгач, капкачның резин өлешен урынына урнаштырып, банкаларны махсус җайланма белән ябабыз, әйләндереп куябыз һәм җылы әйбер белән төрәбез.
Бик тәмле, шулпалы тушенка килеп чыга👍
Тәмле булсын!😋🍗
Саклап куегыз❗️
Рецепт ошаса💙