ЙӨЗЕМ ҖИМЕШЛӘРЕ 🍇(виноградлар) үсеп, җитешеп киләме, дуслар!
Авылдашым Ринат абыйдан әлеге татлы да, файдалы да җимешләрне үстерү буенча киңәшләр калдырам әле⤵️
1️⃣Йөзем үсентеләрен җиргә утыртыр алдыннан җирне яхшылап эшкәртәм.
2️⃣80*80*80 см зурлыктагы чокыр казып,төбенә дренаж ташлары, чама белән көл, ярты чиләк черемә салам, яхшылап су сибәм һәм үсентене утыртып, җир өстен җиңелчә генә баскалап куям
3️⃣Җәй буе помидорны ботаган кебек, ян-яктан чыккан яшь ботакларын кисеп, араларына һава керердәй итеп артык яфракларыннан аралап торам.Артык су сипмим .
4️⃣Көзен кыраулар төшеп, кышка кергәндә йөзем куагы ботакларын ике метр озынлыкта калдырып кисәм һәм бәйлим.
5️⃣Куак астына шундый ук озынлыктагы такта куеп, ботакларын ылыс белән төрәм һәм парланып тормаслык итеп пленка белән каплыйм. Кар төшүгә, өстенә кар өям.Алар бик нәзберек, шуңа да салкыннарда ботакларының җиргә тиеп торуы файдага түгел.
6️⃣Язын җир җылынгач, япкан әйберләрдән арындырам.Тик яз көне йөзем куакларының ботакларын борчырга ярамый, ~ ди ул.
Сез виноградның нинди сортларын үстерәсез, дуслар❓Кайсылары безнең климатны үз итә❓Языгыз әле🔆
P.S. Фото Ринат абый бакчасыннан📸