Хәерле иртәләр!
Көнебезне Фәнис Яруллин шигыре белән башлап җибәрик әле📝
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле 🌾
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә,
- Шатлыкларын ишеттерер өчен,
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,
- Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
❤️❤️❤️