ПОНЧИКЛАР 🥯🍩 Ике порция камыр өчен бу. Барлыгы 59🔥пончик чыкты Ачыткы (опара)⤵️ Җылы сөт ~ 500 г Коры чүпрә ~ 19 г Шик
Ике порция камыр өчен бу. Барлыгы 59🔥пончик чыкты
Ачыткы (опара)⤵️
Җылы сөт ~ 500 г
Коры чүпрә ~ 19 г
Шикәр комы ~ 180 г
Он ~ 40 г
Камыр өчен⤵️
Йомырка ~ 6 шт
Йомшак ак май ~ 180 г
Сгущенка ~ 140 г
Он ~ 1,1-1,2 кг
Бер чеметем тоз
Әзерләү⤵️
Җылы сөткә шикәр комы, чүпрә, он кушып болгатабыз. 15 минутка алып куябыз.
Йомыркага сгущенка, тоз, ак май кушып күпертәбез.
Шушы массага әзер ачыткы (опара) кушып болгатабыз. Өч этапка бүлеп он өстибез. Кулга ябышмый башлагач, камырны тактага төшереп, бераз басабыз һәм савытка кире салып 15 минут ял иттерәбез. Әзер камырны берничә өлешкә бүләбез.
Куна тактасын майлыйбыз, камырның бер олешен җәябез, вырубка белән түгәрәкләр кисәбез, уртасын алабыз. Пончикларны кызган майга салып, кызарганчы пешерәбез. Камырның башка өлешләрен дә җәеп, кисеп, пешереп бетерәбез. Пешкән берен салфеткага салып барабыз.
Пончикларга эретелгән шоколад сибәбез, төрле төсле посыпкалар белән бизибез.
ПОНЧИКЛАРНЫ бизәү өчен шоколадны болай әзерләдем⤵️
Шоколад ~ 180 г (миндә кондитерский SICAO)
Көнбагыш мае ~ 25-30 г
Төрле төсле посыпки✨
Шоколад белән көнбагыш маен бергә кушып, микроволновкада берничә тапкыр 15әр секунд тотып алдым. Һәр этап саен болгаттым. Шоколадны бер куюда 15 сек артык тотарга ярамый‼️Көя
Матурлар бит❔💞
Чәйләрегез тәмле булсын!☕️
Саклап куярга онытмагыз, дуслар!📌
Тәмле❤️