РАССОЛЬНИК🍅🥕🥒 Шуның кадәр яшелчәләрдән 700 г~лы 5 банка чыга. КИРӘК: 🟣 Кыяр ~ 1,5 кг (саламлап) 🟣 Суган ~ 0,5 кг (вак
Шуның кадәр яшелчәләрдән 700 г~лы 5 банка чыга.
КИРӘК:
🟣 Кыяр ~ 1,5 кг (саламлап)
🟣 Суган ~ 0,5 кг (вак итеп туралган)
🟣 Томат пастасы ~ 0,5 мл (250 мл да җитә)
🟣 Кишер ~ 0,5 кг (эре теркадан үткәрелгән)
🟣 Тоз ~ 1 аш калагы
🟣 Шикәр комы ~ 2 аш калагы
🟣 Көнбагыш мае ~ 200 мл
🟣 Перловка ~ 250 г (бераз бүрттереп)
🟣Уксус ~ 60 мл
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
💙Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз, газга утыртабыз. Кайнап чыкканнан соң 💙💙 минут әкрен утта пешерәбез.
💙Аннан соң уксус салып тагын 5 минут пешерүне дәвам итәбез.
💙Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
💙Рассольник ашы өчен заготовка әзер!
Ашларыгыз тәмле булсын🍲
Саклап куегыз📍
Рецепт ошаса💙