ГРУША 🍐🍐🍐вареньесы КИРӘК: ✨Груша ~ 1 кг ✨Шикәр комы ~ 1 кг (баллырак кебек тоелса, 800 г калдырыгыз) ✨Лимон ~ 1 штук
КИРӘК:
✨Груша ~ 1 кг
✨Шикәр комы ~ 1 кг (баллырак кебек тоелса, 800 г калдырыгыз)
✨Лимон ~ 1 штук
✨Су ~ 1 стакан
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
☑️Грушаларны юып, чистартабыз, уртасын алып, кисәкләргә бүлгәлибез.
☑️Лимонның төшләрен алабыз, телемнәргә кискәлибез.
☑️Суны кайнатып чыгарабыз, лимон өстенә салабыз, 3 минут тотабыз һәм суны, лимонсыз гына кәстрүлгә бушатабыз.
☑️Утка куеп, әз~әзләп шикәр комы өстибез һәм сироп кайнатабыз.
☑️Әзер сиропны туралган грушалар өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз ( уттан алып ).
☑️Яңадан ут өстенә утыртып, куерганчы кайнатабыз. 40 минутлап
☑️Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куябыз
☕️☕️☕️
Рецепт ошаса💚💚💚