ЮЛБАРЫС🥰печеньесы Бик матур һәм тәмле печеньелар😍🤩 ❤️өчен рәхмәт! КИРӘК: 💙 Он~ 500 г 💙 Чәй содасы ~ 0,5 чәй калагы 💙
Бик матур һәм тәмле печеньелар😍🤩
❤️өчен рәхмәт!
КИРӘК:
💙 Он~ 500 г
💙 Чәй содасы ~ 0,5 чәй калагы
💙 Шикәр комы ~ 200 г
💙 Йомырка ~ 2 штук
💙 Ак май яки яхшы маргарин ~ 200 г (кыргычтан үткәреп)
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
💙Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз, онны сразу салып бетермәгез, әз~әзләп❗️), икегә бүләбез
💙бер өлешенә 1 аш калагы какао салабыз, яхшылап болгатабыз,
Артык басмагыз, тыгызланмасын❗️
💙Уклау белән башта ак камырны, аннан соң какаолы камырны җәябез
💙Ак камыр өстенә какаолы камырны салабыз да, рулет итеп төрәбез
💙1 сәгатькә суыткычка яки 20 минутка морозилкага куябыз (яхшы киселсен өчен)
💙1 см лы түгәрәк кисәкләргә бүләбез, печеньеларны пищевая бумага җәелгән формага тезәбез
💙 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 35 минут пешерәбез
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса 💛калдырырга онытмагыз