Хәерле иртәләр!
Барлык изге теләкләргә кушып, кәеф күтәренкелеге телибез сезгә, дуслар!🥰
Көнебезне күңелле, шаян шигырь белән башлап җибәрик әле👍
Әбиләр чуагы булган
Көзнең матур көнендә
Сөйләшәләр әби , бабай
Икәү капка төбендә.❤️
Нидән сүз кузгатканнардыр,
Инде берәү дә белми.
Ахрысы, әби бабайны
Күрше карчыктан көнли.
«И карт песи, гомер буе
Хатын-кызны яраттың.
Ахры, шул мыегың белән
Барсын үзеңә караттың!»😁
Орышса да, мәхәббәтле
Күзләр карый бабайга.
«Мин дә әйтеп калыйм әле
Эшләр китсә алайга!
Син үзең дә, Фатих белән
Бер дә кимен куймадың!
Кичке уеннан озатса,
Бер дә каршы тормадың!»
« И карткаем, гомер буе
Шуны әйтеп туймадың!
Бары сине көнләштерү
Иде минем уйларым!
Гармунда сыздыруларың
Хушсыз итте үземне.
Әле хәзер дә бит менә
Синнән алмыйм күземне!🥰
Юкка сүз көрәштергәнче,
Әйдә, чәйне яңартыйк.
Көтеп ятмыйк балаларны,
Бәрәңге ала башлыйк…
Мунчаңа да ут тергез син,
Ә мин салыйм ашымны,
Кара син, көнләшкән булып
Бутый бит, ә, башымны!?»😉
Бу җаваптан бик канәгать
Бабай көлде кеткелдәп.
Кузгалды карчык артыннан
«Егетләрчә» теркелдәп…
Еллар үтеп, хисләр сүнгән
Дип әйтерлек юк урын.
Матур итеп, тәмен белеп
Картая өлкән буын.💚
Нурисә Мөхәммәтова📝