Зиратка кергәндә нинди догалар уку дөрес санала?
– Зиратка керер алдыннан бер тапкыр «Әлхәм»не, өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсен укып дога кылырга кирәк. Аннары, әссәламегаләйкем, кабер әһелләре, безнең дә сезнең янга барасы бар, Аллаһы җәннәтләрен насыйп кылсын, дип, сәлам бирәсе. Доганы татарча кылуда гөнаһ юк. Кабер янында мәет рухына «Ясин», «Тәбәрәк» уку хуплана.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куйган да «Ясин»не укыган. Халык телендә «Тәбәрәк» дип «Мөлек» сүрәсе әйтелә. Бер хәдистә, бер мәет өчен «Мөлек» сүрәсе укылса, Аллаһы Тәгалә бер фәрештә яратыр, фәрештә аның каберендә җиңеллек сорап, дога кылыр, диелә. Дога укысаң, мәетләргә аның хәрефе саен, укыган кешегә зиратта ничә кеше булса, шуның кадәр савап бара.
Пәйгамбәребез хөрмә ботагы утырткан, дидегез. Кабер өстенә агач утырту шуннан киләме инде?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.)-нән хөрмә ботагын ник кадап куйдыгыз дип сорагач, ул менә шушы ботак кипкәнче, мәеткә савабы барып торыр ди. Агач утыртуыбызның да хикмәте шунда инде. Агачның яфраклары зикер әйтеп торыр диләр. Хәзер ясалма чәчәкләр белән бизәп куялар, тере чәчәк булмагач, аның савабы бармый, акча әрәм итү генә ул. Ә тере чәчәк утыртсаң, ул шиңгәнче мәеткә савабы бара. Агач бездә биек булып үсә, чардуганга комачаулый башлый. Шуңа да ясмин кебек таралмый торган кечкенә куак утыртырга кирәк. Иң яхшысы туя агачы, миләш тә матур.
Элек агач утыртканнар, агач чардуган куйганнар. Агач үсеп җиткәндә, чардуганы тузган. Хәзер тимер чардуган куялар. Әмма агач зур булып үскәч, йә ава, йә аны кисәргә кирәк була, чардуган комачаулый. Шуңа да чардуганны тәбәнәк итеп куйсаң, яхшы.
Агачны кисәргә дигәннән, халык кабер өстендәге агачларны кисәргә ярамый дип сөйли.
– Урынсызга ботакны сындырсаң, гөнаһ дигән әйбер бар. Табигать – Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Утырткан агач яки куак (сирень, акация, шомырт, чия, гөлҗимеш һәм башкалар) таралып китеп, бөтен җирне басса, комачаулык итә башласа, артык ботакларын кисеп алып, чистартып тору гөнаһ түгел. Агачны да, бик комачаулык итсә, кисүдә гөнаһ юк.
(Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәдән)