Шайтан булган җирдә утырмыйм
Сәхабә Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тапшырыла: бер кеше Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһене сүгә башлаган.
Пәйгамбәребез моңа елмаеп карап торган һәм берни дәшмәгән. Әмма бу кеше тагы да катырак итеп ачулана башлагач, Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе түзмәгән, аның кайбер сүзләренә җавап кайтарган. Һәм шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачуланып урыныннан торган да китеп барган. Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе, Расүлуллаһ артыннан барып: “Ий, Расүлуллаһ, бу кеше мине сүккәндә син утырып тордың, мин аңа җавап кайтаргач, син ачуланып китеп бардың”, – дигән.
Тугры дустының бу сүзләренә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи болай дип җавап кайтарган: “Ул сине әрләгәндә синең янда аңа җавап биреп торучы фәрештә бар иде, ә инде син үзең җавап кайтаргач, шайтан пәйда булды. Ә мин шайтан булган җирдә тормыйм. Ий, Әбү Бәкер, мин сиңа өч нәрсә әйтәм һәм аларның һәрберсе хакыйкать:
– Аллаһы Тәгалә рәнҗетүчесен Бөек Аллаһы ризалыгы өчен гафу иткән кешене Үзенең ярдәме белән олылар;
– әгәр кеше күркәм мөнәсәбәтләрне сакларга теләп, нигъмәт капкаларын ачса, Аллаһы аның өчен күпләп бирәчәк, малын арттырачак;
– Әгәр кеше, үзенең халәтен яхшыртыр өчен генә адәм балаларына мөрәҗәгать итү капкаларын ачса, Аллаһы аның хаҗәтен көчәйтәчәк кенә, – дигән.