Дингә якынайган саен, сораулар да арта.
– Укучыларыбыздан намаз тәртипләренә караган сораулар шактый килә. Шуларның берсе – “Намаз укырга өйрәнәсем килә. Имештер, намазга бассаң, Аллаһы Тәгалә кешенең гомерен үзгәртә икән, дөрес сүзме ул?”
– Намазны укырга кирәк, ул һәр мөселман кешесе үтәргә тиешле фарыз гамәл. Намаз чынлап та кешенең тормышын хәерле якка үзгәртергә сәләтле. Көненә биш тапкыр намаз укып, ул Аллаһка якыная, гөнаһларыннан, яман гадәтләреннән арына.
– Азанны телефоннан гына тыңлау да җитәме икән? Безнең авылда азан әйтерлек кеше юк, дип борчыла бер газета укучыбыз.
– Телефоннан гына тыңлаудан бернинди дә зыян юк, әмма ул азан гыйбадәтен алыштыра алмый. Шуңа да аны өйдәге ир кеше әйтергә тиеш, ә хатын-кызлар азансыз гына укый.
– Витыр намазында “Кунут” догасы урынына башка дога укырга ярыймы?
– “Кунут” догасын белмәгән кеше өч тапкыр “Раббәнә”не укый.
– Берәр сәбәп белән биш вакыт намазның берсе калса, укылган дүрт намазың кабул буламы?
– Иң башта укылмыйча казага калган намазны укырга кирәк, аннары гына калганнарын.
– Иртәнге намазны кояш чыгарга ярты сәгать кала укысаң, савабы күбрәк, диләр...
– Намазны вакыты кергәч укырга кирәк. Безнең мәзхәб галимнәре исә, бераз яктыра башлагач уку хәерлерәк, ди.
– Өйлә һәм ястү намазының ике рәкәгать сөннәтен дүрт рәкәгать итеп уку саваплы, имеш...
– Ике рәкәгать фарыз намазны укыгач, өстәп тагын ике рәкәгать нәфел намазы уку чынлап та саваплы.
– Зиратка барып, мәрхүмнәр рухына “Ясин” яисә “Тәбәрәк” сүрәсен укыйсым килә. Аларны Коръәннән карап укырга буламы?
– Зиратка Коръән алып керү тыелмаган.
– Тәмәке тарту тәһарәтне бозамы?
– Тәһарәтне бозмый, әмма ул диндә тыелган, гөнаһлы гамәл санала.
– Ашауны тоздан башлау гадәте каян килеп чыккан? Ни өчен ашларда тоз кабалар?
– “Тоз кабып ашый башласаң, җитмеш төрле бәладән имин булырсың”, – дигән хәдискә таянып шулай эшлиләрдер. Әмма ул хәдис дөрес түгел, һәм Мәрҗани хәзрәтләре аның турында кайбер китапларында яза.
– Ни өчен “бисмилла”ны кычкырып әйтергә кирәк?
– Галимнәр фикеренчә, кычкырыбрак әйтсәң, башкаларга да “бисмилла” әйтергә кирәклекне исләренә төшерәсең.
– Гайбәт тәһарәтне бозамы?
– Тәһарәтне бозмый, әмма ул зур гөнаһ санала.
Дилбәр Гарифуллина
Догалы йорт макста