"ӨМЕТ" каналыннан алынды: СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉 Бу гомернең узуларын Сез дә сизмәдегезме? Берәр заман картаермын Д
СЕЗ ДӘ СИЗМӘДЕГЕЗМЕ?😉
Бу гомернең узуларын
Сез дә сизмәдегезме?
Берәр заман картаермын
Диеп белмәдегезме?!
Вакыт-вакыт караштырып
Алыгызчы көзгегә.
Күрәсезме, шул көзгедән
Кем карап тора сезгә?!
Чәчләрендә көмеш кырау,
Сырлар - авыз кырында.
Муен белән чагыштырсаң,
Сырлар әле ерунда!
Маңгай, борын тирәсе дә
Сырлар белән капланган...
Яшьлектән хатирә булып
Тик күздә очкын калган.
Куллар да элекке түгел,
Дөрес йөрми аяклар...
Кая киткән яхшы аттай
Тыпырдап торган чаклар?!
Йөрәк әле тибә кебек,
Ныклап тыңлап карасаң...
Кешедән яхшы түгел, дип,
Баш тартабыз таяктан.
Һаман да өмет итәбез
Алда гомерләр барга.
Елмайган, көлгән булабыз,
Бирешми аһка, зарга.
Хыяллар корган булабыз
Бәхетле киләчәккә.
Хыяллардан ни мәгънә бар,
Буй җитмәгәч терсәккә.
Кайчан үткән соң бу гомер,
Үткәнен сизенмәслек?
Эзләп-эзләп табам димә,
Кайларга качкан яшьлек.
Дөнья артыннан куганда
Күрми үтеп кителгән.
Дача, өйләр салган чакта
Көлеп торгандыр миннән.
Күз ачып йомган арада
Яшьлек үтә дә китә...
Кадерләп кенә тормасаң,
Картлыгы да тиз үтә.
...Картаябыз, картаймаска
Никадәр теләсәк тә...
Һаман ышанып яшибез
Бәхетле киләчәккә!
Шәмсия Җиһангирова.
__________
Ошаса, 👍 куегыз, дуслар!
ШУНДЫЙ МАТУР ШИГЫРЬЛӘР, КЫЗЫКЛЫ ЯЗМАЛАР УКУ ӨЧЕН "ӨМЕТ" КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ.
МЕНӘ СЫЛТАМА: https://max.ru/ometufa