“Апанай” мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров белән намаз уку һәм аның кабул булу шартлары турында сөйләштек.
– Намазга басарга тәвәккәлли алмаучылар бар. Аларга намазга килергә нәрсә комачаулый дип уйлыйсыз?
– Сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Бәлки, белемнәре җитеп бетмидер, бәлки, әйләнә-тирәсендәге мохит аркасындадыр. Шуңа да намаз укый торган ихлас кешеләр белән аралашырга кирәк. Мөселман кешесенә дини гыйлем алу да фарыз булып тора. Намазның фазыйләтләре турында күбрәк белсәләр, аңа мөнәсәбәтләре һичшиксез үзгәрер иде. Тагын бер сәбәбе – харам ризыклар белән туклану һәм харам гамәлләр кылу.
– Аллаһ динне аңлауны кешенең күңеленә Үзе сала, диләр. Намаз укымауны шул сәбәп итеп, әле вакыты җитмәгәндер, дип акланучыларга сез нәрсә әйтер идегез?
– Динне аңлау өчен Аллаһы Тәгалә һәм аның нигъмәтләре турында фикер йөртергә, Аны еш искә алырга кирәк. Моны зекер һәм дога кылудан башларга киңәш итәм. Намаз укый белмәсәк тә, “ләә иләәһә илләллааһ” (Аллаһыдан башка илаһ юк) дигән зекерне барыбыз да әйтә ала. Аны еш әйтеп йөрсәк һәм Раббым, миңа чын мөселман булырга, Үзеңә буйсынып яшәргә ярдәм ит дип догалар кылсак, Аллаһ юлларын ачмый калмаячак. Күңелендә Аны йөрткән һәм Аның ризалыгына ирешергә теләгән кеше, иншәАллаһ, намазга да басачак. Бүген бик күп дини әдәбият бастырыла. Мәчетләрдә Коръән һәм намаз укырга өйрәнү курслары оештырыла. Намазга басарга теләгән кешегә мөмкинлекләр күп.
– Аллаһ намазга төрле сынаулар һәм югалтулар аша да китерергә мөмкин диюгә ничек карыйсыз?
– Аллаһ чынлап та кемнедер Үзенә сынаулар аша да якынайта. Андый вакытта кеше, башкалардан ярдәм күрмәгәч, үзенең бер Аллаһка мохтаҗ булуын аңлый: Аңа мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый. Һәм Аннан җавап алыр өчен намазга баса, сәҗдә кылырга кирәклеген аңлый башлый. Авырлыклар килүен көтәргә кирәкми. Аллаһ безне фикер ияләре итеп яралткан. Нәфестән кала, бездә акыл бар. Тән ихтыяҗының – вакытлыча, ә рухи ихтыяҗның мәңгелек булуын истән чыгармыйк. Без матди нигъмәтләргә караганда рухи байлыкка күбрәк мохтаҗбыз. Бу дөньяга ни өчен килдем, ничек яшим, теге дөньяда мине нәрсә көтә дип уйлану чын хакыйкатькә китерми калмый.
– Аллаһка кайсы намаз якынрак: даими рәвештә гадәткә кергәнчә укучыныкымы, әллә сирәк кенә, әмма чын күңелдән укучыныкымы?
– Кемнең намазы кабул булуын Аллаһ кына белә. Шул ук вакытта шәригать кагыйдәләре дә бар. Алар үтәлмәсә, намаз кабул булмый. Әйтик, намазның фарызлары, ваҗибләре бар. Фарызлары үтәлми икән, намаз кабул булмый дип әйтә алабыз. Укылган очракта да 100 процент кабул кылынды дип әйтеп булмый. Моны Аллаһ кына белүче. Әмма галимнәр әйтүенчә, намаз кабул булуның билгеләре бар. Намазларын ихластан укыган кеше башкаларга карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтә башлый, чөнки намаз кешене пакьли. Мине Аллаһ күреп, ишетеп тора дип, Ул яраткан гамәлләрне кыла, ялганнан, гайбәттән тыела. Аның күңелендә оят хисе барлыкка килә. Намазны үз вакытында һәм ихластан укырга тиешбез, чөнки намаз – Аллаһ белән сөйләшү, Аңа шөкер кылу. Гадәткә кергәнчә генә, укылдымы укылды дип түгел. Сирәк, әмма чын күңелдән укыйм дигән кеше дә ялгыша. Аллаһка ихластан ышанган кеше намазларын калдырмый, аны көтеп ала, вакытында укый һәм фарыздан кала нәфел намазларын да укырга тырыша.
– Намазларны вакытында укырга кирәк, дидегез. Кайчан укылуына карап, савабы да төрлечә буламы?
– Иң күп савап алыр өчен намазны вакыты кергәч тә укырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый хәдисе бар: “Намаз вакытының башы – Аллаһның ризалыгы, ә намаз вакытының ахыры – Аллаһның гафу итүе”. Галимнәр аңлатуынча, Аллаһның ризалыгы гафу итүенә караганда мөһимрәк. Намазны уку да, ниндидер сәбәпләр белән укылмый калса, казага калдырып уку – фарыз. Каза кылсак, саваптан мәхрүм булабыз, әмма гөнаһ та язылмый. Каза кылмасак, зур гөнаһлы булабыз. Безгә бу дөньяга Аллаһның ризалыгын алып, Аның җәннәтенә ирешер өчен тырышырга кирәк, моның өчен иң беренче чиратта намазларыбызны калдырмаска тиешбез.
Дилбәр Гарифуллина