Бу сүзләр нәрсәне аңлата?
Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим - “Рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән”- дип тәрҗемә ителә.
“Лә иләһә илла-Ллаһ” – “Аллаһтан башка иләһ юк”.
«МашаАллаһ» - “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата. Соклану, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен кулланыла. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә.
“Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә дә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйтелә.
«ИншәАллаһ» - «Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә, Ул ничек тели - шулай була” дигәнне аңлата. Нинди дә булса эшне ниятләгәч әйтелә. Әгәр кеше “ИншәАллаһ” дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз.
«Әстәгъфируллаһ» - “Аллаһтан гафу сорыйм”, “Аллам сакласын!” - кебек мәгънәне аңлата. Куркыныч хәл күргәндә мондый авырлыктан, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикр-мактау итеп тә укыйлар.
«СөбһанАллаһ» - “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.
“Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер”. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.
❤Бу язманы дусларыгызга да җибәрегез! Алар да белеп торсыннар! Әлеге постка сылтама: https://max.ru/ometufa/AZ1hpRZdAug