Кулич пешерәбез: рецепт Таскии Вагизовой
(Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзова рецепты)
Камыр өчен:
3 стакан җылы сөт,
200 г ак май,
5-6 аш кашык көнбагыш мае,
6 күкәй,
1 стакан шикәр комы,
2 кап ванилин,
500 г он,
100 г чүпрә,
2 әфлисун кабыгы, 350 г йөзем.
Бизәү өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы, кондитер бизәкләре, әфлисун кабыгы.
✅ Башта сыек камыр (опара) ясарга кирәк: 1 стакан сөт, берничә кашык шикәр комы, чүпрә, берничә кашык он.
Икенче савытка калган җылы сөт, эретелгән ак май, йомырка, шикәр комы, ванилин, тоз салып бутарга.
Сыек камыр кабаргач, ике савыттагы катнашманы бергә кушып кабарырга куярга.
Ике тапкыр кабартып төшергәч, йөзем салырга.
Кулга көнбагыш май сөртеп, камырны савытларга салырга, сүрән мичкә куярга, кабару процессы беткәч, газны арттырырга.
🧁Куличлар суынгач бизәргә мөмкин. Йомырка агы белән шикәр комын бутап ягарга, кондитер бизәкләре сибәргә, әфлисун кабыгын уарга.
Бу рецепт буенча зур 6-7 кулич🧁 чыга.