Бил авыртуыннан ничек котылырга? 3 ысул
😩Кинәт кенә билегез “эләктереп алса”, нишләргә соң?
Бил авырту белән гомерендә бер булса да һәркем очрашадыр.
☝Авыру аеруча көчәйгән вакытта тигез, каты урынга ятып, түбәндәгечә дәваланырга кирәк.👇
🔹 Аякларыгызны тездән бөкләп, табан астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан ятыгыз. Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итәчәк.
🔹Әгәр билнең авыртуы ниндидер хәрәкәт аркасында нерв кысылудан килеп чыкса, турникка ике кул белән тотынып, югары күтәрелегез дә, кулларны ычкындырмыйча, гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылган нерв азат булырга мөмкин.
🔹Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай гына төрле якка боргалау да файда бирәчәк.
Болар да ярдәм итмәсә, табибларга мөрәҗәгать итегез. Табиблар белдерүенчә, бил авыртканда аяксыз да калырга мөмкин. Шуңа күрә моның белән шаярырга ярамый.