🌼Тузганак кайнатмасы ✅ 300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз.
✅ 300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз.
✅ Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр эссе суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк.
✅ Шуңа 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы өстәп бутарга, 1-2 лимонны ваклап салырга. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була.
✅ Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш.
✅ Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыек кайнатманы утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз.
👍Суынганнан соң кайнатма әзер була.
🔻🔻🔻🔻🔻
🌼Тузганак кайнатмасы А, С, Е, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, тимергә бай. Ул көч кертә, матдәләр алмашын яхшырта, аппетитны җайга сала, буыннарны ныгыта, токсиннарны чыгара, җиңелчә эчне йомшарту, үт суын куу үзлегенә ия.
• Тузганак кайнатмасын көнгә 2-3 чәй кашыгыннан күбрәк ашамагыз.
• Тузганак кайнатмасында шикәр күп, ул шикәр чиреннән, аллергия белән интегүчеләргә килешми.
📱Безгә кушылыгыз:
| МАХ | ОК | ВК | САЙТ|