Тавык итеннән колбаса эшләү рецепты
(Рецепт)
👉Моның өчен кирәк:
- Бер тавык
- 1 баш суган
- 3 дәфнә яфрагы
- Бөртекле борыч,тоз - тәменә карап
- 1 кишер
- 2 аш кашыгы чи чөгендер суты
- 40 г желатин.
👉Әзерләү:
✅ Башта тавыкны пешерергә куябыз. Янына кишер һәм суган салабыз. Аннан барсын бергә 2 сәгать тирәсе кайнатабыз. Пешеп җитәрәк дәфнә яфрагы, борыч һәм тоз өстибез.
✅ Суынгач, сөякләреннән һәм тиресеннән аерабыз.
✅ Шулпаны сөзәбез. Колбаса өчен 300 мл шулпа кирәк булачак. Аңа 40 г. желатин салып, яхшылап бутыйбыз.
✅Колбасага матур алсу төс бирсен өчен чи чөгендерне кыргыч аша чыгарып, 2 аш кашыгы сутын алабыз.
✅Тавык итен, кишер һәм суганны желатинлы шулпага салабыз, чөгендер сутын да шунда кушабыз.
✅ Тозын тәмләп карыйбыз, җитмәсә – өстибез. Тәмләткечләр салабыз. Блендерда яхшылап әйләндерәбез.
✅Әзер массаны пластик шешәгә тутырып, төнгелеккә суыткычка куябыз.
😋Бик тәмле ризык килеп чыга. Кибеттән алган колбасаның составында зыянлы матдәләр дә булырга мөмкин, шуңа күрә, иренмәгез, үзегез эшләгез.