⭐9 май – Җиңү бәйрәме!
Мылтык тотып кулларга,
Кердек ялкын утларга.
Гомеркәйләрне аямый,
Каршы бардык дошманга.
Өстебездә соры шинель,
Чолгаулы кирза итек.
Солдат боткасы ашадык,
Мәңге туймаслык итеп...
Бирешмәдек алга бардык,
Артка чигенми кире.
Тар - мар итеп дошманнарны,
Яуладык герман илен.
Күпләребез ятып калды,
Кайталмый илләренә.
Кара кәгәзь генә кайтты,
Әйләнеп өйләренә.
Дүрт ел кызу сугыш барды,
Күпме халык кырылды.
Бик зур авырлыклар аша
Дошмашга юл ябылды!
Язгы матур бер иртәдә,
Шатлыклы хәбәр таралды.
Тарихыбызның битендә,
Бер вакыйга булып калды.
9нчы май, Җиңү көне,
Тынычлык билгесе ул!
Бөек Җиңү бәйрәме ул -
Истәлекле бәйрәм ул!
Гөлсем Нәбиуллина.