Сиреньнең файдалы үзлекләре һәм халык медицинасында куллану
☝Фәнни медицинада сирень дару үсемлеге буларак кулланылмый.
Халык медицинасында исә ул температураны төшерү, тирләтү, ялкынсынуларны басу үзлегенә ия үсемлек буларак карала.
Яфракларын һәм чәчәкләрен төнәтеп, ревматизм, туберкулез белән авыручыларга эчергәннәр.
Чәчәкләренең төнәтмәсе бөердә ком һәм таш булганнан, ашказаны җәрәхәтеннән ярдәм итә ала, кандагы шикәрне киметергә булыша.
🔹Сирень чәчәгеннән май ясар өчен, ике аш кашыгы вакланган чәчәккә 2 аш кашыгы атланмай яки вазелин кушып, бик яхшылап изәләр. Шушы майны авырткан урыннарга сылыйлар.
🔹Сирень чәчәкләре, яфраклары һәм бөреләрен суда төнәтү өчен:
1 аш кашыгы чәчәккә 1 стакан кайнар су өстиләр һәм 6 сәгать төнәтеп торып, көнгә 3 тапкыр 2 аш кашыгы күләмендә эчәләр.
🔹Сирень чәчәген спиртта төнәтү өчен: коры банкага сыйган кадәр сирень чәчәкләре тутырып, өстенә чыкканчы спирт яки ак аракы салалар. 14 көн караңгы урында тоткач, сөзеп, авырткан буыннарга, сызлаган билгә, үкчәләргә ябалар.
❗Сирень – агулы үсемлек. Төнәтмәләрен эчкәндә сак булырга кирәк, үзлегеңнән дәвалану бик куркыныч. Башта табиб белән киңәшегез.