Уфада Җиңү көненә багышланган тантаналы парад узды🎈🎈🎈 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарга, парадта катнашучыларга, махсус хәрби операция яу…
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарга, парадта катнашучыларга, махсус хәрби операция яугирләренә һәм республика халкына мөрәҗәгать итте:
"Җиңү көне мәңгегә халкыбызның бөек батырлыгы, аның бердәмлеге, кыюлыгы һәм какшамас ихтыяры символы булып калачак.
1945 елның 9 мае – илебез тарихына мәңгелеккә язылган изге дата. Бүген гаиләләрдә фронтовикларны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр, геройларны искә алалар. Үзләренең какшамас рухи көче, батырлыгы һәм кыюлыгы белән алар кешелекне коткарып калды. Без гомерләрен кызганмыйча Ватаныбызны яклаган һәркемнең якты хәтере алдында баш иябез. Аларга мәңгелек дан!"
- диде төбәк җитәкчесе һәм һәлак булган геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте.