Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудыруга ярдәм итә
Аны май ахыры, июнь башларында җыялар.
✅ Халык медицинасында бәбкә үләнен(горец птичий, спорыш, гусиная трава) кан туктату, кан тамырларын ныгыту, бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар. Ашказаныннан, аналыктан, эчәклектән кан киткәндә шифасы бар.
✅ Матдәләр алмашын көйләү чарасы итеп, диабет булганда да кулланыла. Көчле стресстан соң, нерв системасын тынычландырырга булыша.
✅ Ялкынсыныну басу үзлеге, бөерләрдәге һәм бәвел куыгындагы ташларны кудырырга ярдәм итә.
Экзема, нейродермит, псориаз, красная волчанка булганда кулланыла.
✅ Әзерләү ысулы: 20 г вакланган үләнне эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Авырлы ханымнарга кулланырга ярамый! Дәваланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!