"ӨМЕТ" БЕЛӘН ЯШИМ"👍 “Өмет”кә язылучылар арасында без елына ике тапкыр бүләк уйнатабыз.
“Өмет”кә язылучылар арасында без елына ике тапкыр бүләк уйнатабыз.
🌞Майның эссе көннәренең берсендә Стәрлебаш районының Ибракай авылында яшәүче укучыбызга бүләген китереп җиткердек.
Гәзиттә “Өмет” белән бергә” уены турында укыдым да квитанцияне җибәрдем. Бүләк отармын дип уйламаган да идем, –
дип каршы алды безне Фәиз Аллагулов.
Ул “Өмет”не инде бик күптәннән алдырып укый. Әмма моңа кадәр уенда бер дә катнашып карамаган.
Бу юлы “Өмет”кә беренче яртыеллыкка язылган квитанциясен юллаган.
Насыйп булган ризык теш сындырып керә, диләр. Бүләкләрнең берсе Фәиз абыйга насыйп булган. Бүләге дә нинди бит әле – электр шашлык пешергеч. 🔥
– Әле берүзем яшим. Балалар атна саен кайтып торалар. Атналап торып китәләр, – дип бәян итте әңгәмәдәшем.
– Ялгыз түгелмен. “Өмет” белән яшим, – дип шаяртып та алды.😊👍
Исегезгә төшерәбез, дуслар,
1 июньнән 11июньгә кадәр "Өмет"кә ташламалы хакка язылып була. Өлгереп калыгыз! 😉