Сергей Безруков Зур балалар фестивале Башкортстанда
✅Фестиваль Мәскәү Губерна театрының «Нәни принц» музыкаль әкияте белән ачылды. Төп рольдә Сергей Безруков үзе чыкты, ә спектакльне Сергей Пащенко җитәкчелегендәге оркестр озата барды.
✅Фестиваль программасында шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән фестиваль лауреатларының 7 постановкасы бар иде. Аларны 5700 тамашачы караган, шулай ук урындагы театрлар тарафыннан 6 спектакль күрсәтелде.
✅Бөтен гаилә өчен бушлай күрсәтүләр БДФ Кино һәм БДФ Анимация юнәлешләре кысаларында «Родина» кинотеатрында «Мой дикий друг», «Хоккейные папы», “Календарь ма(й)я” киноленталарын, шулай ук «Финник», «Три богатыря и Пуп Земли» мультфильмнарын карадылар.
✅Зур балалар фестивале «Гаилә» милли проектына кертелгән һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.