Иреңне ничек бәхетле итәргә: Ислам дине киңәшләре
🔥Гаилә учагы ныклы, җылы булсын өчен бик күп тырышырга кирәк. Түбәндә Ислам дине өйрәткәнчә, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне җайлаштыру һәм ничек бәхетле яшәүгә кагылышлы кайбер киңәшләрне җиткерәбез:
1. Психологлар раславынча, гаилә бәхетенең 80 проценты хатын-кыздан тора.
☝Хатыннар моны аңлап, гаилә учагының җылылыгы өчен үзләрен җаваплы итеп тоярга тиеш. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Иреңнең синнән риза булуы – сине җәннәткә кертәчәк”.
2. Иреңнән аның көче җитмәслек әйберләрне сорама. Мәсәлән, берәр кыйммәтле нәрсә алырга яки ул яратмаган җиргә барырга ярамый.
3. Ирегезгә авыр сүзләр әйтмәгез. Ир-ат көчле булса да, йөрәге күпкә йомшаграк. Үзсүзле, кире сөйләүче булмагыз. Үзегезне баш итеп куймагыз.
4. Ирегезне әти-әнисенә көнләмәгез. Ислам дине өйрәткәнчә, ир кеше иң әвәл Аллаһы Тәгаләне, аннары Пәйгамбәр с.г с.не, үз әти-әнисен, аннары гына хатынын яратырга тиеш. Аларга бүләк алса, сүз әйтмәгез. Әти-әнисен аңа яманламагыз.
Дәвамы⏩ МОНДА
❗Исегездә тотыгыз: ❤мәхәббәт, гүзәллек, бер-береңне мактаулар, тәмле аш исе белән тулган өй 💔мәхәббәтсез, ялгызлык һәм байлык белән тулган өйгә караганда күпкә яхшырак.
🔹Дуслар, барлык киңәшләр белән дә килешсәгез,❤куярга онытмагыз!
🔹 Кайберләре белән килешмәсәгез, 👍куегыз.