Ни өчен уң кул белән бирү, алу кирәк?
Ә сез белә идегезме, динебездә уң кул белән гамәл кылу – хәерле һәм Аллаһ ярата торган һәм сөннәтле гамәлләрдән саналганын?
Биккол авылы мәчете Рөстәм хәзрәт Гәрәев болай дип аңлата:
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгс әйткән:
“Сезнең һәрберегез уң кулыгыз белән ашап, уң кулыгыз белән эчсен, һәм һәр вакыт уң кулы белән бирсен, һәм алсын, чөнки безнең дошманыбыз шайтан сул кулы белән ашый, сул кулы белән эчә, сул кулы белән бирә һәм ала”.
-Шул шайтан гамәлен кылмыйк, аңа охшарга тырышмыйк.
(Ибн Мәҗәһ, 3266).
Мисал өчен берәр дустыгыз тәмле шоколад бирде икән, уң кулны сузып, уң кул белән алу динебезнең әдәпләреннән санала.
Һичшиксез, менә мондый кечкенә генә саналган сөннәт гамәлләрне ниндидер вак нәрсә, дип уйласак та, бу әдәпне тормышта куллана башласак, без аның хәерле нәтиҗәләрен һәм бәрәкәтен сизәрбез.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с файдасыз эш кушмый, ә бары тик кешенең тормышына, гомеренә файда бирә торган кирәкле гамәлләр генә киңәш итә. 🤲