Кияүгә чыгарга💍теләгән хатын-кызга яхшы👍 тормыш иптәше насыйп булсын өчен, Аллаһтан ярдәм сорап, шундый дога укыла: رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَس…
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
🤲 РАББӘНӘӘ ӘӘТИНӘӘ ФИД-ДҮН'ЙӘӘ ХӘСӘНӘТӘН. ҮӘ ФИЛ-ӘӘХЫЙРАТИ ХӘСӘНӘТӘН ҮӘ КЫЙНӘӘ ГӘЗӘӘБӘН-НӘӘРъ" –
🤲 Йәә Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла!
✅ Кайбер риваятьләрдә дин белгечләре әлеге Коръән аятьләрен ӨЙЛӘНҮ аятьләре дип атый. Ни өчен? Чөнки мәгънәсен карап китсәк, әлеге доганың беренче өлешендә:
🤲 “Әй Раббым! Бу дөньяда миңа барча изгелекләреңне бир!” – дигән сүзләр бар.
‼️ Ә ДӨНЬЯДА ИҢ ЗУР ИЗГЕЛЕК – УЛ ЯХШЫ ХАТЫН, ЯХШЫ ИР!
Шуңа күрә, хатын-кызлар бу доганы ешрак укысалар, яхшы булыр иде, чөнки дөньядагы бәхетләре, әлбәттә, шул ирләрендә.
Доганың икенче өлеше:
🤲 “Кыямәт көнендә дә миңа изгелек бир!" Ягъни шул ирем белән бергә җәннәттә дә булырга насыйп ит! – дигәнне аңлата.