❌Фольгада пешермәгез!
📌Күпчелек хуҗабикәләр ашарга пешергәндә кургаш тасманы (фольганы) еш куллана.
Рецептлары да күп очрый: ит, балык, яшелчәләрне фольгага төреп пешерсәң, имеш бик тәмле килеп чыга.🤗 Тәмлелеккә тәмледер лә ул, тик зыянлы диләр бит әле...
☝Алюминий – агулы металл, 180°градуска🔥 кадәр күтәрелгәч, аның вак кисәкчекләре ризыкка сеңә икән.
Белгечләрнең тикшеренүләреннән күренгәнчә, 40 минут 200 градуслы мичтә пешкән иттә, чи иткә караганда, алюминий 380 процентка күбрәк булуы ачыкланган😐. Ә бу, үз чиратында, организмның агулануына китерә.😟😟😟
😉Әйтергә кирәк: Франция, Италия, Англия, Германия, Бразилия һәм Голландиядә фольганы ризык әзерләгәндә бөтенләй кулланмый башлаганнар.📛