Гыйбрәтле хикәя: кем хаклы, кем гаепле
Гыйбрәтле хикәя📝
Бер-берсенә күрше булып 2 гаилә яшәгән. Аларның берсендә ир белән хатын һәрвакыт ачуланышкан🤨 һәм мөнәсәбәтләрен ачыклаган, ә икенчесендә һәрвакыт мәхәббәт,🩵үзара аңлашу һәм тынлык хөкем сөргән.
Үзсүзле хуҗа хатын күршеләренең җәнҗалсыз ничек яши алуларын һич тә аңлый алмаган.Күңелендә ул алардан көнләшү хисләре кичергән. Бервакыт хатын иреннән күршеләре янына барып, аларның тормышында ни өчен барысы да шома икәнен ачыкларга кушкан.
Ир кеше күрше тәрәзә төбенә басып тыныч кына өй эченә күз салган. Бүлмәдә ул хуҗа хатынны күрә. Ул тузан сөртә торган була. Шул мизгелдә телефон шалтырый һәм хатын кыйммәтле вазаны ашыгып өстәл кырыена куя. Берничә минуттан бүлмәгә аның ире килеп керә. Ул вазаны күрми, аны ялгыш эләктереп төшереп җибәрә. Кыйммәтле әйбер идәнгә төшеп ватыла һәм бүлмә буйлап кыйпылчыкларга сибелә.
Шунда күрше: "менә хәзер җәнҗал башланачак!» дип сөенеп куя.
Ләкин аның гаҗәпләнүенә каршы, хатын ире янына килә дә тыныч кына: "гафу ит, сөеклем! Мин гаепле: мин вазаны дөрес урынга куймадым!" - ди. Ире исә "Син мине гафу ит, кадерлем! Аны күрмәвемә мин генә гаепле!» - дип җавап бирә.
Күрше өенә кәефе кырылып кайтып керә. Аның хатыны күршедә яшәүче гаилә иминлегенең сере нәрсәдә булуы турында сораша башлый. Ә ире аңа: «Аңлыйсыңмы, бөтен эш шунда: аларның семьясында барысы да гаепле, ә бездә – хаклы...» - дип җавап бирә.
Сез бу турыда ни уйлыйсыз, фикерләрегезне 📝