Иртә шигыре: хәерле иртә теләкләре
Һәр яңа көн — яңа бер өмет.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп.
Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.🥰
Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.🙏
Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.💞
Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.
Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.🤲
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.
Кайчагында хәтта язмышыңны
Хәл итә дә куя бер көнең.
Биеклеге, түбәнлеге сыя
Шул бер көнгә бөтен гомернең.
Хәерле иртә, хөрмәтле язылучыларым🙌
Шигырь Ихластан.Ру сайтыннан алынды📝