Одуванчик чәчәгеннән төнәтмә әзерләү
Сары чәчәкләрдән🌼 барыбыз да бал ясыйбыз, тәмләп чәй эчәбез☕️
Ә менә алардан файдалы төнәтмә ясап булганын, бәлки кайберләрегез белмидер🤓
Үзебез ел саен ясап, яратып куллана,👍файдасын күрә торган төнәтмә турында сөйләп үтәм бүген. Бик яхшы дәвалаучы үзлекләргә ия ул.
Төнәтмәне әзерләү өчен яхшы сыйфатлы медицина спирты, “зәм-зәм” суы яки тройной одеколон кулланырга мөмкин.
✅Тузганак чәчәкләрен күп итеп өзәбез.
✅Пластмасс шешәләргә тыгызлап тутырабыз.
✅Өстенә тройной одеколон яки башка өстә язылган сыекчаны коябыз.
✅1 атна караңгы урында тотабыз, төнәтәбез.
✅Авырткан, сызлаган урыннарга сылыйбыз, уабыз (эчәсе түгел, яме, дуслар‼️)
🔆Үзебезгә кул-аяклар сызлаудан, остеохондроз көчәйгән вакытта, муен тирәсенә җил бәргән очракта бик булыша бу файдалы төнәтмә.
☝Әмма җәрәхәтле урыннарга, тире авырулары булган очракта кулланмагыз, ачыттыра, зыяны да бардыр, ярага керсә
Шуны онытмагыз: һәр нәрсәне чама белән генә кулланырга кирәк☝️
Шифасы тисен❤️