КУРАБЬЕ печеньесы🥨 🍂Ак май ~ 120 г 🍂Шикәр комы ~ 80 г 🍂Тоз ~ 1/2 чәй калагы 🍂 Йомырка ~ 1 штук ( камыр куерак булса, та
🍂Ак май ~ 120 г
🍂Шикәр комы ~ 80 г
🍂Тоз ~ 1/2 чәй калагы
🍂 Йомырка ~ 1 штук ( камыр куерак булса, тагын берне өстәгез)
🍂Он ~ 220 г
🍂Лимон цедрасы
🍂Джем яки повидло
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
🔴Шикәр комы, тоз һәм ак майны бергә 3 минут тирәсе туглыйбыз, йомырка өстәп күпертүне дәвам итәбез
🔴Иләнгән он, лимон цедрасы салып камырны әкрен тизлектә болгатабыз
🔴Әзер камырны насадка кертелгән кондитерлар капчыгына салабыз (насадка "открытая звезда")
🔴Майланган формага печеньелар салып чыгабыз, уртасын чокырлап джем өстибез
🔴Духовкада 20-25 минут пешереп алабыз
Тәмле, авызда эрүче печеньелар әзер😍🤩
Саклап куегыз📌