Дамские пальчики торты: рецепт с заварным тестом и сметанным кремом
✨Дамские пальчики✨торты
Камыр өчен:
✅су ~ 1,5 стакан
✅ак май ~ 150 г
✅он ~ 1,5 стакан
✅йомырка ~ 6 штук
✅тәменчә тоз
Крем өчен:
Сөтөсте (сметана) ~ 2 стакан
Шикәр комы ~ 1 стакан
Әзерлибез:
✔️сотейник яки кәстрүлгә су, ак май, тоз салып газ өстенә утыртабыз.
✔️кайнап чыккач, он салып тиз-тиз болгатабыз.
✔️камырны мискә кырыйларына сылап (тизрәк суынсын өчен) суытырга куябыз.
✔️өстенә йомырка сытабыз, бертөрле масса килеп чыкканчы болгатабыз.
✔️әзер камырны кондитерский мешокка салабыз.
✔️формага пергамент җәябез, камырны озынча бармак рәвешендә салып чыгабыз.
✔️духовкага 20-25 минутка куябыз.
✔️әзер камырны кремга манып, утын өеме кебек итеп өябез.
✔️төнгә холодильникка куябыз.
✔️иртән өстен кырылган шоколад белән бизибез.
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Шәп рецепт ❤️
Саклап куегыз📌