Алмалы тарт: камыр, эчлек, пешерү
КАМЫР:
➡️ он ~ 300 г
➡️ ак май ~ 150 г
➡️ шикәр комы ~ 60 г
➡️ йомырка сарысы ~ 3 штук
➡️ телемләп туралган алма ~ 2 штук (пирог өстенә тезәргә)
➡️ корица + шикәр комы ~ 1 әр чәй калагы
Эчлек ясыйбыз✔️
ЭЧЛЕК рецебы монда⤵️
✔️ 3 алманың уртасын алабыз, шакмаклап турыйбыз, табага салабыз
✔️шуңа 60-70 г ак май, 5 аш калагы шикәр комы кушабыз
✔️уртача утта 5-7 минут пешерәбез, согы кимегәч, 1 аш калагы крахмалга 2 аш калагы су кушып, шуны алма өстенә салып тиз~тиз болгатабыз
Эчлек әзер👌
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
➡️ онны тирән савытка илибез, өстенә ак май кырабыз, болгатабыз
➡️ шуңа шикәр комы, йомырка сарысы өстәп, камырны басып шар рәвешендә әвәлибез. 1 сәгатькә суыткычка куябыз
➡️әзер камырны 4 мм калынлыкта җәябез, майлаган формага салабыз, кырыйларын форма кырыена кысабыз, чәнечке белән тишкәләп чыгабыз
➡️ камыр өстенә эчлекне салабыз, таратабыз
➡️ өстенә телемләп киселгән алма тезәбез
➡️ пирог өстенә корица белән болгатылган шикәр комын сибәбез
180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 мин ⏰ пешерәбез
Чәйләрегез тәмле булсын!
Саклап куегыз📌
Рецепт өчен рәхмәт 🫶