Сорап язучылар өчен кабатлап куеп үтәм⬇️ КАРЛЫГАН вареньесы КИРӘК: 🍇6 стакан су 🍇Шикәр комы ~ 10 стакан + 15 стака
КАРЛЫГАН вареньесы
КИРӘК:
🍇6 стакан су
🍇Шикәр комы ~ 10 стакан + 15 стакан
🍇Карлыган ~ 15 стакан
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
✔️6 стакан суга 10 стакан шикәр комы салып кайнатырга куябыз
✔️Сироп кайнап чыккач, 20 минут кайнатабыз
✔️Шуңа юылган 15 стакан карлыганны салабыз, кайнап чыккач 5 минут кайнатабыз да, газны сүндереп 15 стакан песокны салып песогы эреп беткәнче болгатабыз
✔️Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә 1 аш калагы шикәр комы салып, тимер капкач белән ябабыз.
Мәрьям Миңнегулова рецепты📝
Бик тәмле варенье әзер🍇
Саклап куегыз📌
Бер 5️⃣литрлы чиләктән 22 стакан карлыган чыкты