Кура җиләге белән тертый пирог рецепты
КИРӘК:
🍓Он – 400 г
🍓Йомырка – 1 штук
🍓Сөтөсте – 2 аш калагы
🍓Шикәр комы – 200 г
🍓Маргарин яки ак май – 1 пачка (180 г)
🍓Разрыхлитель - 5 г яки чәй содасы -0,5 чәй калагы
🍓Ванилин -0,5 чәй калагы
🍓Малина яки башка төрле җиләк + эчлеккә тәменчә шикәр комы
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
🩶Онга ванилин һәм разрыхлитель салып болгатабыз.
🩶Маргаринны он өстенә угычтан уабыз.
🩶Йомырка, шикәр комы, сөтөстен бергә туглыйбыз. Он белән май кушылган массага агызабыз һәм камыр басабыз.
🩶Әзер камырны икегә бүлеп (берсе зуррак, берсе кечкенәрәк), 40 минутка морозилкага куябыз.
🩶Вакыт узгач, алып зуррак камырны табага җәябез. Өстенә кура җиләге белән шикәр комы салабыз. Аннан соң кечкенә кисәкле камырны угычтан уабыз.
🩶Әзер пирогны 40-45 минутка 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз.
Бик тәмле пирог, камыры авызда эри👍
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куегыз🩶
Ясалышы ~ видеода📸
Рецепт ошап китсә🤍