Көтмәгәндә кунаклар килеп төштеме❔Шушы рецептны куллан.
🍏ШАРЛОТКА🍎
КИРӘК:
Ике пирогка (зур советский табаларда яки 30*40 см форма):
・Ак май ~ 180 г
・Йомырка ~ 6 штук уртача зурлыктагы
・шикәр комы ~ 1 стакан
・разрыхлитель ~ 15 г
・яхшы сортлы он ~ камыр куе сөтөсте хәленә килгәнче
・кабыгыннан чистартып туралган алма (слива, чия, карлыган, малина һ.б. төрле җиләк)
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
💙Йомырканы шикәр комы белән туглыйбыз. Шуңа эретелгән ак май өстибез. Он, разрыхлитель салып яхшылап болгатабыз.
💙 Майланган табага камырны агызып, пирог өстенә алманы тезәбез.
💙Духовкада 40 минут пешереп алабыз
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Саклап куегыз💙