Эремчекле шарчыклар рецепты
Бик тиз әзерләнә һәм алардан шунда ук җилләр исә🔥😋
Кирәк:
• 9%, 5% лы яки обезжиренный эремчек – 600 г
• Йомырка – 4 штук
• Тоз – 0,5 чәй калагы
• Шикәр комы – 5 аш кашыгы (кирәк булса, киметегез)
• Сода – 1,5 чәй кашыгы
• Он – 550-600 г (камырны артык он белән тутырмагыз)
• Ванилин – 1 чәй кашыгы (теләк буенча)
• Үсемлек мае – шарчыкларны кыздыру өчен
Әзерләү:
1️⃣ Йомшак эремчекне йомырка, тоз, шикәр комы һәм ванилин белән бергә яхшылап болгатыгыз.
2️⃣ Эремчекле массага әкренләп он һәм сода өстәп, камыр басыгыз. Камырны он белән артык тутырмагыз, югыйсә шарчыклар йомшак булмаячак (он күләме рецептта күрсәтелгәннән бераз күбрәк яки кимрәк тә кирәк булырга мөмкин).
3️⃣ Камыр йомшак һәм бераз гына кулларга ябыша торган булырга тиеш.
4️⃣ Куна тактасын һәм кулларыгызны бераз онлап, камырдан әчтерхан чикләвеге зурлыгындагы шарчыклар ясагыз.
5️⃣ Шарчыкларны он сибелгән тактага тезеп барыгыз.
6️⃣ Калын төпле тирән табада үсемлек маен кыздырыгыз. Эремчекле шарчыкларны уртача утта, вакыт-вакыт әйләндереп, алтынсу төскә кергәнче пешерегез.
7️⃣ Пешкән тәмлүшкәләрне мае сеңсен өчен кәгазь салфеткаларга салыгыз.
8️⃣ җылымса шарчыкларны тәлинкәгә тезеп, өстенә шикәр пудрасы сибегез.
Чәйләрегез тәмле булсын! ☕️
Саклап куярга онытмагыз📌
❤️❤️❤️ өчен рәхмәт!