ПИРОГЛАР ӨЧЕН КАМЫР🍎 Кайчак рецептларны үзем дә таба алмыйм, шуңа күрә кабатлап куйыйм әле.✔️ Бүгенгесе 🥮жимолость + алм
Кайчак рецептларны үзем дә таба алмыйм, шуңа күрә кабатлап куйыйм әле.✔️ Бүгенгесе 🥮жимолость + алма белән.
Бик тәмле,😋 камыры авызда эри, дуслар! Пешерми калмагыз 🙌
Минем форманың диаметры 26-28 см☝шушы камыр таман гына була (камыр юка булмый❗️)
КИРӘК:
➡️ йомырка ~ 1 штук
➡️ сметана ~ 100 г
➡️ шикәр комы ~ 2 аш калагы
➡️ Ак май (эретелгән) ~ 100 г
➡️ бер чеметем тоз
➡️ сода ~ 1/3 чәй калагы
➡️ он ~ 350 г
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
✔️ йомырка, сметана, шикәр комы, ак май, тозны бергә кушып венчик белән болгатабыз. Шуңа он һәм сода кушып, артык тыгызламыйча камыр басабыз.
✔️ әзер камырны ике өлешкә бүләбез ( берсе зуррак булсын). Пирог ясыйбыз, бизибез.
Пирог ясалгач,🥮 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе кызарганчы пешереп алабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын☕️