Быел безнең якларда чия булмаса да, крыжовник уңышы күп булышлы🍒 Сөбханалла!
Мунчадан соң🌿яки эссе көннәрдә (эссе көннәр күренми әле түлке) сусауны басар өчен бик тәмле, "освежающий" компот🥤 рецепты тәкъдим итәм, дуслар!
Ошаса,❤️басып алырсыз
Саклап куегыз📌📌📌
Крыжовник җиләгеннән 🌱мохито🌱компоты
Кирәк:
✔️3 литрлы банкага 500 г крыжовник җиләге
✔️200 г шикәр комы (күбрәк салсагыз да була)
✔️5-6 бөтнек яфрагы
✔️2 телем лайм яисә лимон
Әзерлибез:
✨Крыжовник җиләкләрен чистартып, яхшылап юабыз һәм башка ингредиентлар белән бергә банкаларга урнаштырабыз.
✨Өстенә “чыҗылдап” торган кайнар су коябыз ( кайчагында ике тапкыр да кабатлыйм)
✨Капкачлап, шикәр комы җебесен өчен, банкаларны бераз тәгәрәтәбез дә, җылы әйбер белән төреп куябыз.
Бик тәмле😋👍