Балачак тәме❤️Вафли 🥞 КИРӘК: Йомырка ~ 5 штук Шикәр комы ~ 250 г Ванилин ~ 1 чәй калагы Эретелгән ак май ~ 250 г Он ~
КИРӘК:
Йомырка ~ 5 штук
Шикәр комы ~ 250 г
Ванилин ~ 1 чәй калагы
Эретелгән ак май ~ 250 г
Он ~ 300 г
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
Йомырка белән шикәр комын яхшылап туглыйбыз. Башка ингредиентларны кушып болгатабыз.
Махсус табага 2шәр аш калагы камыр салып пешерәбез.
Йомшак килеш "трубочкой" төрәбез.
Эченә бераз сгущенка салабыз.
Чәй тәме әзер🌸
Тәмле булсын😋