🥮ЛИМОНЛЫ ~ ШОКОЛАДЛЫ КЕКС🍫 КИРӘК⤵️ ➡️ Бүлмә температурасындагы ак май яки маргарин (май белән тәмлерәк була) ~ 180 г ➡
КИРӘК⤵️
➡️ Бүлмә температурасындагы ак май яки маргарин (май белән тәмлерәк була) ~ 180 г
➡️ Он ~ 200 г
➡️ Йомырка ~ 3 штук
➡️ Шикәр комы ~ 1 стакан
➡️ Лимон ~ 1 штук
➡️ Чәй содасы ~ 0,5 чәй калагы (уксус белән сүндерергә)
➡️ Кефир ~ 4-5 аш калагы
➡️ Какао ~ 3 аш калагы
ӘЗЕРЛИБЕЗ⤵️
Ак майны шикәр комы белән бергә туглыйбыз. Берәм-берәм йомырка салып, туглауны дәвам итәбез. Он, тоз, сода өстәп, болгатабыз. Әзер камырны ике өлешкә бүләбез. Берсенә какао һәм кефир кушып болгатабыз. Икенчесенә лимон цедрасы белән лимон согы салып, болгатабыз. Икесен дә кондитерлар мешогына бушатабыз. Әзер камырны зебра тортындагы кебек калаклап салсагыз да була✅ Пергамент кәгазе җәелгән яки майланган формага чиратлаштырып бер лимонлы полоска, бер шоколадлы полоска салып чыгабыз. Кексны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада йөзе килгәнче пешерәбез. Хуш исле, бик тәмле кекс әзер😋
Чәйләрегез тәмле булсын☕️
Рецептны саклап куярга онытмагыз📌
❤️❤️❤️ өчен рәхмәтлемен!